2 нче сыйныф өчен Хәйдәрова Р.З. дәреслеге буенча төзелгән дәрес-конспекты.
Рухи гариплек арта барган, ансат юл белән байлык туплау көчәйгән заманда, яшьләребез кайсы кыйблага табынырга тиеш? Әхлаксызлык, миһербансызлык чиреннән аларны ничек саклап калырга? Бу сорау бүген күпләребезне борчый. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, әдәби әсәрләр аша укучыларым күңеленә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек орлыклары салырга, аларга дөрес юл сайларга, матурлыкны күрергә, табарга өйрәтергә телим. Әлеге дәресем дә дә шул максат белән оештырылды.
Максат:Балаларны табигатьнең гүзәллеген күрә белергә өйрәтү; киң таралган экологик проблемаларның кайберләре белән таныштыру; Кызыл китап турында күзаллауларын үстерү; Нәбирә Гыйматдинова иҗатына кызыксыну уяту; укучыларның күзаллау, фикерләү сәләтләрен үстерү; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
No comments