Программа еллык өйрәнәсе дәресләрнең циклларын, материалның дәресләргә бүленешен, кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү өчен лексик-грамматик материалны ачык күрсәтә. Еллык тематик планда диктантлар күрсәтелми, чөнки чит тел укыту методикасында диктант яздыруга тулы бер дәрес бирелми. Ул лексик күнекмәләр формалаштыру дәресендә, грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләренең структур өлеше булып тора.
2 нче класста Тематик план буенча "Тартым кушымчаларын кабатлау". Дәрес Литвинов дәреслеге буенча төзелде. I.Оештыру өлеше II.Актуалләштерү а) дәреснең максатын хәбәр итү; б)фонетик зарядка III.а)яңа сүзләр белән танышу б) бирелгән исемнәрне тартым белән төрләндерү в)тартымлы исемнәрне русчадан татарчага тәрҗемә итү; г) физкультминут; д) тартым кушымчаларын кулланып сорауларга җавап бирү; е) үзләре, дуслары турында монолог төзү; IV.Йомгаклау;
No comments