Имя
Гулуса
Фамилия
Рахимбаева
Специальность
Не выбрана
Материалы
Раздел: Родной язык
Милли аяк киемнәре –чигүле чүәк-читекләрне соңгы елларда биюче кызларда һәм музейларда гына күреп була. Татар халкының аяк киемнәре күп төрле. Барлык аяк киемнәрен дә татарлар үзләре ясаганнар, аяк киеме тегү аларда киң таралган кәсеп саналган, һәм бу һөнәр ияләре бүген дә бар. Читек һөнәрчелеге бүген декоратив-гамәли сәнгать өлкәсенә күчте. Ул инде бүген борынгы техникадан яңа мөмкинлекләр эзләүче профессионал художниклар шөгыле. Хәзерге заман сәнгатькәрләре күн мозаикасының декоратив сыйфатларын кулланып, кабатланмас борынгы техника буенча кием тегә, стенага элә торган панно һәм келәмнәр, мендәр һәм җиһаз тышлыклары, аксессуарлар, милли сувенирлар эшли. Элек-электән килгән бу мактаулы һөнәрне Арча – милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә. Берләшмә 1972 елда оештырыла. Артельләрдә тегелгән аяк киемнәре чит илләргә чыгарылган. Ул чакта читекләр алтын белән бәһәләнгән. Халкыбызның бизәкләп чигелгән сафьян читекләре башмаклары үткән гасырда ук дөнья базарында дан тоткан. 1883 елда мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль, 1886 нчы елда Бронза медаль белән бүләкләнгән. 1980 елда Лейпцигта үткәрелгән Халыкара ярминкәдә алтын медальгә лаек булып, Арчаны бөтен дөньяга танытты. Заманында бер мең ярым кешене эшле иткән фабрика урынында хәзер торак йорт, кибетләр... Хәер, халык һөнәрчелеген тар гына дәвам итүче кечкенә цехны хәтерләткән оешма бар-барын. Таркалып беткән фабриканың эшен дәвам иттерү Айрат Солтановка да җиңел булмагандыр.Аның әле бүген дә бар эшләрне бер җирдә башкарырлык махсус цехы юк. Чигүчеләре үз өйлә¬рендә торып чигә, тегүчеләр өчен көйләнгән аерым бер бүл¬мәсе бар. Ә үз өе янындагы "һө¬нәр¬че йорты"нда, эшнең башы һәм ахыры эшләнә – бизәкләр төшереп киселә һәм аяк киемнәре тегелеп бетә. Бүгенге көндә читек серләрен белүчеләребез олыгаеп бара, ә бу кәсепне югалтырга ярамый. Безнең арабызда Розалина Шаһиева кебек милли җанлы кешеләребез булганда милли киемнәребез юкка чыкмас. 2-5 август көннәрендә Алабугада төрки илләрнең күн эшләнмәләр фестивале булып узды. Фәнни симпозиумда катнашучылар төрки дөньяның халык сәнгате, күн эшләнмәләрнең төрле илләрдә саклануы һәм алга таба да югалтмау хакында фикер алышканнар. Розалина Шаһиева фикеренчә, каюлы күн эшләнмәләр һәр татар өчен дә бәйрәм киеменә әйләнергә тиеш. Каюлы күнне кабатлаган милләт юк әле. Кушма Штатларның бер институты Татарстанның яңа технологияләргә әзерме икәнлеген белү өчен тикшерү үткәргәннәр. Безнең музейга килеп алар каюлы күнне күргәннәр дә: "Бу милләт югары технологияле XXI гасырга керә ала", дип әйткәннәр. Чыннан да, каюлы күн югары технология ул. Аны сакларга кирәк. Беренчедән, бу сәнгатьне ЮНЕСКО дәрәҗәсендә татар халкыныкы икәнлеген рәсмиләштерү кирәк. Дөрес, Франциягә бу көннәрдә читек-чүәк кирәкми. Кар, буран, моңа кадәр күрен¬мәгән карлы кыш анда. Үзебездәге татарларга, милләтебезгә кирәк! Аяк киеме буларак кына түгел, һөнәр буларак, күңел бизәкләре, халык җәүһәрләре буларак кирәк!
Раздел: Родной язык
Безнең телебез бик матур һәм эчтәлекле сүзләргә бай. Ә менә шушы сүзләрнең мәгънәләрен, язылышын яки башка телгә тәрҗемәсен белергә кирәк булганда, без боларны сүзлекләрдән карап белә алабыз. Билгеле булганча, сүзләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар.( Lixiko – сүз, grapho – язу дигәнне аңлата) Әйе, без зур үзгәрешләр таләп иткән заманда яшибез. Сүзлекләрнең яңадан-яңа электрон вариантлары чыгып килә. 1995нче елда “Субра”дип аталган электроник хата тикшергеч программа төзелгән иде( аның төп өлешен сүзлек тәшкил итә) 2000-2004нче елларда “Татар теленең аңлатмалы электроник сүзлеге”н “Русча – татарча электроник сүзлек”не дә әзерләп өстәделәр. Дөньяның данлыклы “АВВҮҮ”компаниясе яңа Lingvo электрон сүзлеген чыгарды. Монда 12 телдәге сүзлекләр кергән. Инглиз, испан, алман, итальян, кытай, төрек һ.б. телләр белән беррәттән татарчасы да бар. Яңа электрон сүзлек нинди мөмкинлекләр бирә соң? Иң мөһиме – бу кул астында зур китапханә дигән сүз. Татар сүзенең урыс теленә коры тәрҗемәсе генә бирелми монда. Нинди формада булуына карамастан, башка телләрдә аның тәрҗемәсен карарга мөмкин. Милләтне тергезү, аның телен саклау, өйрәтү, үстерү, аны чын мәгънәсендә дәүләт теле итү турында күп сөйләми, ә өлешенә тигән вазифаларын намус-вөҗдан белән җиренә җиткереп башкаручылар - Казан дәүләт педагогия университеты галимнәре-проректор Фираз Фәхраз улы һәм аның тормыш юлдашы Чулпан Мөхәррәм кызы Харисовлар. Аларның зәвык белән, рәсемнәр белән бизәп чыгарылган “Минем беренче татарча сүзлегем”
Раздел: Родной язык
Эшебезнең максаты: Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган (авыл тарихы, авылның истәлекле урыннары) материалларны чагыштырып өйрәнү. Шушы максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: 1. Авыл халкы арасында йөрү, сөйләшү, материаллар туплау. 2. Авылның истәлекле урыннарында булу, аларны өйрәнү. Туган җир...Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авыл үзенә генә хас, кабатланмас матурлыгы белән аерылып тора. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең матурлыгын берни дә алыштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр авылы һәм аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Авыллар, авыллар... Һәрберсенең үз үсеш тарихы, үз даирәсе бар. Ә авыл атамалары безнең борынгы тарихыбызны, данлы үткәнебезне чагылдыра. Бер атама да юкка гына бирелмәгән. Алар нигезендә атама кую өчен берәр сәбәп ята. Һәрберсе төрле тарихи вакыйгалары һәм башка үзенчәлекләргә нисбәтле рәвештә бирелә. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Без әлеге эшебездә Яшел Үзән һәм Кайбыч районы авылларында җыелган материалларны чагыштырып карадык. Куелган максатыбызга тулысынча ирештек. Ике райондагы фольклор материалларны чагыштырып караганнан соң Яшел Үзән районы авылларындагы халык атамаларны, истәлекле урыннарны, бәетләрне гаҗәпләнерлек күп белүләрен аңладык. Нәтиҗәдә Кайбыч районындагы халык Яшел Үзән авыл халкына караганда материалларны азрак бирделәр. Хәтта өлкән буын арасында да мәгълүматлар бик аз. Ә Яшел Үзән районында киресенчә, халык үзләренең туып – үскән, яшәгән авыл тарихы, сөйләп – җырлап йөргән бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр, изге булып саналган истәлекле урыннарны күп беләләр. Материаллар хәтта язмаларда, авыл музейларында, мәктәпләрдә, электрон вариантларда да бар.
Раздел: Родной язык
Һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләре була. Шуңа күрә алынмалар, кабул ителгәндә, мәгънә ягыннан да, фонетик һәм грамматик яктан да үзгәреш кичерәләр. Мәсәлән, рус һәм татар телләрендәге авазлар арасында шактый зур аерма булганлыктан, рус сүзләре, татарчага кабул ителгәндә, иң беренче чиратта аваз ягыннан үзгәреш кичергәннәр. Алынмаларның үзгәрү дәрәҗәсе кайсы чорда һәм нинди юл белән кабул ителүгә бәйле. Борынгырак алынмалар фонетик яктан күбрәк үзгәрсәләр, соңрак кабул ителгән алынмалар нигездә үзгәрмәгән. Сөйләм теле аша кергән алынмалар зуррак узгәрешләргә дучар булганнар. Язма тел аша кергәннәре кимрәк дәрәҗәдә үзгәргәннәр яисә бөтенләй үзгәрмәгәннәр. Борынгырак чорда сөйләм теле аша кереп, төрле үзгәрешләр кичергән алынмаларга мондый сүзләрне кертергә мөмкин: жәл, шәл, эскәтер, кәбестә, каравам, пумала, сумала, салам, мунчала, фатир, мич, кесәл, ситсы, буразна, ызба, әбәт, чегән, пинжәк, эшләпә, бүрәнә, арыш, уҗым, камыт, өстәл. Шулай итеп, килеп чыгышы ягыннан без өйрәнә торган телләрнең сүзлек составында түбәндәге охшаш һәм үзенчәлекле билгеләр күзәтелә: • бу телләрнең сүзлек составында төп өлешне аларның үз сүзләре тәшкил итә; • ике телдә дә шактый гына күләмдә алынма сүзләр (Һинд-европа, гарәп-фарсы телләре аша кергән алынмалар) кулланыла; • татар телендә рус алынмалары һәм рус теле аша кергән башка тел сүзләре зур урынны алып тора. Шул ук вакытта рус телендә дә татар теле сүзләре бар. Әлбәттә, аларның саны татар телендәге рус алынмаларыннан күпкә кимрәк. Соңгы елларда алынмалар татар теленә үзгәртелмичә дип әйтерлек кабул ителә(мәсәлән: ваучер, биржа һ.б).
Раздел: Родной язык
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, халкыбыз тарихы Г.Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясендә киң чагыла. Язучы татар халкын халык иткән гореф-гадәт, традицияләрне сүрәтли. Ул алдан күреп, традицияләрнең дәвам иттерелергә тиешлеген әйтә. Әсәрнең әһәмияте борынгы йолаларны саклауда, югалтмауда. Әдип безнең күңелебезгә шуларны сеңдереп калдырырга тели. Милли гореф – гадәтләр, йолалар, тел милләтнең сыйфатлары буларак уелып кала һәм алар сакланганда гына милләт яши дигән фикерне бирә. Минем эшемнең максаты: Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” әсәрендәге татар халкының милли йола, гореф-гадәт һәм традицияләрен бүгенге көн белән чагыштыру, читекләрнең бүгенге көндә тоткан урынын билгеләү. Бирелгән максатымнан чыгып түбәндәге бурычларны куйдым: милли татар читекләре турында мәгълүматлар җыю, яшьтәшләремдә милли аяк киеме-читекләргә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уяту. Г.Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясендә милләтебезнең дини бәйрәме – гает бәйрәме күрсәтелә. Гает бәйрәмендә гореф- гадәтләребез беренче урында тора. Йола һәм гореф-гадәтләребез милләтне горурлыкка, рух һәм тән чисталыгына, сакчыл һәм булдыклы, дингә хөрмәт белән карарга өнди. Халык Әхмәдулла кебек гореф-гадәтләрне намуслы үтәүне, гает бәйрәмендә катнашуны, аның традицияләрен җиренә җиткереп башкаруны үзенең изге бурычы итеп санасын иде. Бәйрәмнәрдә милли киемнәр киенү үзе зур куаныч бит Г. Исхакыйның әсәрендә күтәрелгән мәсьәлә укучы күңеленә үтеп керә: уйландыра, сабак бирә, тормыш юлын дөрес сайларга ярдәм итә. Туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдырып, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итик.
Раздел: Родной язык

Бәетләр халык иҗатының башка төрләреннән язма әдәбиятка якын торулары белән аерыла. Тормышта төрле фаҗигале хәлләр булып тора. Халкыбыз шушы вакыйгалар уңаеннан бәет иҗат итә. Халык телендә “бәет әйтү”, “бәет чыгару”дигән сүзләр бар. Бу-бәетләрнең язу килеп кергәнгә кадәр иҗат ителә башлавын күрсәтә. Минем фәнни эзләнү эшемнең максаты: Татар халык авыз иҗатының бер төре булган бәетләрне өйрәнү, җыю, үткәнен, бүгенгесен барлау.

Раздел: Родной язык

Күренекле татар язучысы Афзал ага Шамов әнә шундый бөек шәхесләрнең берсе. Нинди кеше соң ул? Олы гәүдәле, шактый озын буйлы, һәркемне сокландырырлык кара бөдрә чәчле, баһадир кыяфәтле, күркәм йөзле, тыныч табигатьле кеше ул. Язучы-әдип, зур художник Шамов әдәбиятыбыз түрендә талантлы әдәби әсәрләр язганлыгы белән генә түгел, бәлки кешелек сыйфатлары өчен дә күренекле урын алып тора.

Раздел: Родной язык

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәве өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Укучыларның сүз байлыгын арттыру, лексик минимумны ачыклау, сүзләрнең кулланылышын, төрләнешен, дөрес әйтелешен, язылышын өйрәтү – бүгенге көннең актуаль проблемасы. Бүген җәмәгатьчелекне нык борчый торган сораулар: телебезне яңа төшенчә – терминнар белән баету, искергән атамаларны яңарту, термин кулланышындагы төрлелекне бетерүне истә тотып, сүзлекләр төзеп, бастырып чыгару. Шушы бурычларны хәл итү көнүзәк мәсьәләләре булып тора. Лексикография өлкәсенә караган мәсьәләләрне өйрәнү һәрвакыт актуальлеген саклый.

Раздел: Родной язык

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар әдәбиятыннан профиль алды әзерлеге өчен программа. Профиль алды предметара электив курс 15 сәгатькә исәпләнә. Бу курс тугызынчы сыйныф укучылары өчен планлаштырыла. “Кеше һәм табигать” электив курсы белем генә биреп калмый, ә мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр баланың шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.